ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов авыл хуҗалыгы терлекләрен теркәү һәм идентификацияләү эше буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция буларак узган киңәшмәдә республиканың район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

25 март көнне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Азнакай районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә ул район дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеген тикшерде һәм хуҗалыкларда эпизоотиягә каршы язгы профилактика чараларын үткәрү эше белән танышты.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республиканың Тукай районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә биологик калдыкларны үтильләштерү буенча пилот программасының гамәлгә ашырылуына багышланган эшлекле очрашу узды. Очрашуга биологик калдыкларны эшкәртү заводы «Сария Био-Индастрис Волга» предприятиесы вәкиле Антон Шишкин да килгән иде.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

24 март көнне республиканың Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринария табиблары өчен семинар-киңәшмә оештырылды. Әлеге киңәшмәдә хайван авырулары, аларны дәвалау һәм авыруларны кисәтү чаралары турында сүз алып бардылар.

24 мартта Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шаһимуллин Питрәч районында эшлекле сәфәрдә булды.

23 март көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада биологик куркынычсызлык темасына карата зур киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәне Федерация Советының аграр, азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитет әгъзасы Геннадий Емельянов алып барды.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, 22 мартта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы территориясендә яз айларында Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы авырулары йогу очракларын кисәтү һәм булдырмый калу” темасына багышланган матбугат очрашуы узды.

Журналистлар белән очрашуда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенче Баш дәүләт ветеринар инспекторы Евгений Иванов һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков катнашты.

22 мартта “Казан” Агросәнәгать паркы” ветеринар-санитария лаборатория базасында, республиканың ветеринария табиблары аттестация үтте. Кагыйдә буларак, әлеге аттестация чаралары ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырыла.

22 мартта 14:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы территориясендә яз айларында Африка дуңгыз чире һәм кош гриппы авырулары йогу очракларын кисәтү һәм авыру таралуны булдырмау” темасына багышланган матбугат очрашуы узачак.


20
март, 2021 ел
шимбә

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Казан” агросәнәгать паркы” территориясендәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады. Ярминкәдә  республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатуга алып килгән продукциянең бай сайлау мөмкинлеген искәртеп үтмичә мөмкин түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International