22 мартта “Казан” Агросәнәгать паркы” ветеринар-санитария лаборатория базасында, республиканың ветеринария табиблары аттестация үтте. Кагыйдә буларак, әлеге аттестация чаралары ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырыла.
Имтихан бирергә Арча, Чистай, Минзәлә, Әтнә районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләреннән ветеринар-санитария экспертлары килгән иде.
Аттестация кысаларында, ветеринар-санитария белгечләре хайван һәм үсемлек продуктларына ветеринария экспертизасы ясау ысуллары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Теориядән имтихан тәмам булгач, “Казан” Агросәнәгать паркы”ның лабораториясендә ветсанэкспертлар практик яктан да сынау уздылар.
Аттестация узучы ветеринар-санитария белгечләренең белемен һәм пратик әзерлеген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре составындагы комиссия тикшерде.