Алмаз Хисаметдинов язгы ярминкәләргә уңай бәя бирде: «Сайлау мөмкинлеге зур, бәяләре “тешләми"»

2021 елның 20 марты, шимбә

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Казан” агросәнәгать паркы” территориясендәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады. Ярминкәдә  республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатуга алып килгән продукциянең бай сайлау мөмкинлеген искәртеп үтмичә мөмкин түгел.

Алмаз Хисаметдинов сатудагы авыл хуҗалыгы продукциясен карады, сатучылар белән аралашты. «Сайлау мөмкинлеге зур, бәяләре дә “тешләми”, – дип Алмаз Хисаметдинов ярминкәгә уңай бәя бирде.

Шунысын да искәртергә кирәк, авыл хуҗалыгы ярминкәләре сату киштәләренә ветеринария белгечләре ярдәме белән бары тик ветеринария-санитария тикшерүе аша узган сыйфатлы продуктлар гына чыга.
Исегезгә төшерәбез, язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 13 мартта башланып киткән иде. Ярминкәләр һәр шимбә көнне 24 апрельгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International