Илдар Ногманов Баулы районы ветеринария табибларын семинар-киңәшмәгә җыйды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

24 март көнне республиканың Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринария табиблары өчен семинар-киңәшмә оештырылды. Әлеге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы хайваннары авырулары, аларны дәвалау һәм авыруларны кисәтү чаралары турында сүз алып бардылар.

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов үзенең чыгында яшь эре терлекләр авырулары диагностикасы, авыруларны кисәтү һәм дәвалау турында сөйләде. Шулай ук киңәшмәдә дәүләт ветеринария инспекциянең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесенед терапев эше буенча урынбасары һәм “Мировет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкиле Рәсүл Саттаров та катнашты.

Семинарның практик өлешендә ветеринар табиблар игътибарына мәчегә стерилизация операциясен ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Үз чиратында, Илдар Ногманов участок ветеринария табибларының эшенә бәя бирде. Киңәшмәдән соң ул “Берлек” терлекчелек хуҗалыгын карады һәм участок ветеринария пункты эшчәнлеге белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International