Илдар Ногманов мөгезле эре терлекне хайваннарын идентификацияләү эше буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 26 марты, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов авыл хуҗалыгы терлекләрен теркәү һәм идентификацияләү эше буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция буларак узган киңәшмәдә республиканың район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында, мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча иң яхшы күрсәткечләр белән Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Актаныш, Лениногорски, Апас, Әлмәт районнары әйтеп үтелде. Әйтергә кирәк, беренче дүрт районда иң эре терлекчелек хуҗалыклары урнашкан.

Мәгълүм булганча, 2018 елдан бирле мөгезле эре терлек өчен  Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте тарафыннан махсус эмиссия номерлары бирелә башлады. Мөгезле эре терлекнең колагына беркетелә торган визуаль номердан тыш, бер үк вакытта электрон тамга яки тире астына кертелә торгаен чиплар кулланыла. 2020 елның октябреннән башлап, яңа туган бозаулар әлеге тамгалар һәм чиплар ярдәмендә махсус номерлар белән теркәлеп килә.

Киңәшмә дәвамында, Федераль дәүләт идентификация системасы Хорриот компоненты модулен куллану, әлеге системада мәгълүматны теркәү тәртибе турында да тәҗрибә уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International