Илдар Ногманов Азнакайның терлек хуҗалыкларында язгы профилактика чараларын үткәрү эше белән танышты

2021 елның 26 марты, җомга

25 март көнне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Азнакай районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә ул район дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеген тикшерде һәм хуҗалыкларда эпизоотиягә каршы язгы профилактика чараларын үткәрү эше белән танышты.

Шулай ук эш барышында Илдар Ногманов участок ветеринария пунктларында да булды, “Марс” терлекчелек хуҗалыгын карады. Ветеринария белгечләре белән әңгәмә алып барганда, яңа туганнан алып алты айга кадәрге яшь терлекләрне саклап калу, үстерү эше буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International