Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республиканың Тукай районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә биологик калдыкларны үтильләштерү буенча пилот программасының гамәлгә ашырылуына багышланган эшлекле очрашу узды.
Очрашуга биологик калдыкларны эшкәртү заводы «Сария Био-Индастрис Волга» предприятиесы вәкиле Антон Шишкин да килгән иде. Шулай ук 19 районнан дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре дә катнашты. Мәгълүм булганча, әлеге пилот программасында Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Теләче районнары катнаша.
Габделхак Мотыйгуллинның сүзләренә караганда, Тукай районында биологик калдыкларны үтильләштерү пилот программасы үрнәк булырлык дәрәҗәдә эшли. Эш яхшы оештырылган, проект уңышлы башкарыла. Шунысын да искәртергә кирәк, биологик калдыкларны контейнерларда заводка алып китеп үтильләштерү районда эпизоотия һәм экология ягыннан вәзгыятькә уңай тәэсир иткән.
Исегезгә төшерәбез, биологик калдыкларны юк итү эше 2019 елдан бирле республиканың 19 районында пилот программасы буларак гамәлгә ашырыла. Хайван-терлек, кош-корт үләксәләрен җыя торган контейнерлар һәм махсус машиналар иң беренче чиратта, зур терлекчелек хуҗалыклары булган әлеге 19 районга кайтарылган иде. 2021 елда калган районнарны да контейнерлар һәм махсус машиналар белән тәэмин итү эше каралган.
Әйтергә кирәк, әлеге хезмәт терлекчелек хуҗалыклары өчен дә, шәхси хуҗалыклар өчен дә бушлай башкарыла. Терлеге үлгән очракта хуҗа кешенең райондагы дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратып әйтүе генә кирәк. Ветеринария хезмәте күрсәтүче берләшмәләрнең телефон номерларын белмәгән очракта авыл советы башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.