22 мартта 14:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы территориясендә яз айларында Африка дуңгыз чире һәм кош гриппы авырулары йогу очракларын кисәтү һәм авыру таралуны булдырмау” темасына багышланган матбугат очрашуы узачак.
Матбугат очрашуына чакырылган спикерлар:
Мотыйгуллин Габделхак Госман улы – ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары;
Иванов Евгений Николаевич – Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенче Баш дәүләт ветеринар инспекторы;
Чиспияков Ренат Электронович – Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе
Халыкка мәгълүматны ирештерү максатыннан, журналистларны әлеге чараны яктыртуларын сорыйбыз һәм очрашуда көтеп калабыз!