23 март көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада биологик куркынычсызлык темасына карата зур киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәне Федерация Советының аграр, азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитет әгъзасы Геннадий Емельянов алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ТР Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Тукай муниципаль районы хакимияте башлыгы Фаил Камаев һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне республикада биологик куркынычсызлык эше алып бару турындагы чыгышы белән Геннадий Емельянов ачып җибәрде. Шулай ук эш барышында Себер язвасыннан үлгән маллар өчен үләксә базлары турында чыгышлар тыңланды һәм республикада халыкның иминлеген кайгырту турында фикер алышулар булды.