Габделхак Мотыйгуллин: “Хайваннар, кошлар арасында йогышлы авырулар таралу куркынычын, рөхсәтсез сатучылар арттыра”

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бүген, 22 мартта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы территориясендә яз айларында Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы авырулары йогу очракларын кисәтү һәм булдырмый калу” темасына багышланган матбугат очрашуы узды.

Журналистлар белән очрашуда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенче Баш дәүләт ветеринар инспекторы Евгений Иванов һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков катнашты.

Матбугат очрашуын Габделхак Мотыйгуллин ачып җибәрде. Ул бүгенге көндә Татарстан Республикасында Африка дуңгыз чумасы авыруы буенча вәзгыять турында сөйләде. Республика территориясендә бу авыруның барлыгы алты очрагы ачыкланганын җиткерде. Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, Алабуга, Әлмәт районнарында – берешәр очрак, Зәй районында авыру дүрт очракта расланган. Африка дуңгыз чумасы авыруы турында сөйләгәндә дә, бу өлкәгә кагылышлы барлык структуралар берлектә хезмәттәшлек иткәндә генә авыруны җиңәргә мөмкин икәнен  дә әйтергә кирәк. Зәй һәм Әлмәт районнарындагы авыру чыганакларына бәйле рәвештә, икенче 100 километрлы куркыныч янау зонасы киңәйгән. Әлеге зонага Алексеевск, Теләче, Ютазы районнары җирләре керә.

Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә республика территориясендә кыргый кабан дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасы авыруын тикшерү эш дәвам итә. Республика ветеринария лабораториясенә һәм Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә  көн саен районнардан атылган кабан дуңгызлары пробалары килеп тора. Әлеге лабораторияләр тәүлек әйләнәсе эшли. 2020 елда барлыгы 5 040 биоматериал пробасы тикшерелгән булса, 2021 елның ике аенда 2 886 пробага анализ тикшерүе ясалган.

Республика террриториясендә кош гриппын кисәтү һәм авыру йогу очракларын булдырмый калу эшен ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белән берлектә башкара. Ел саен федераль күләмдә мониторинг  алып бару өчен ветеринария хезмәте тарафыннан лабораторияләргә йорт кошлары һәм киек кошларның ике мең данәдән артык биоматериалы тапшырыла.

Әлеге эш республика территориясендә грипп вирусының әйләнешен һәм авыру чыганакларын күзаллау өчен башкарыла. Белгечләр сүзләренә караганда, соңгы елларда илдә кош гриппы буенча вәзгыять уңай якка бармый, безнең республика да әлеге авырудан читтә калмады. Әлбәттә, инфекция таралу куркынычын киметү өчен барлык чаралар да күрелде. Төп максат – кош үрчетүче эре предприятиеләрне саклап калу.

Россия Федерациясендә берничә регион югары патогенлы кош гриппы авыруы йогу очраклары ачыклану сәбәпле, карантин режимында яши. Нигездә, болар күчмә кошлар кайткан, көньякта урнашкан төбәкләр. Март аенда күчмә кошлар белән бергә кош гриппы чире кайту ихтималы арта, шуңа күрә без барысына да әзер булып торырга тиешбез. Шунысын искәртергә кирәк, хуҗалыкларда кошлар үлгән очракта, авыруны ачыклау яки булдырмый калу максатыннан 100 процент дәрәҗәсендә мониторинг үткәрү зарур.

Габделхак Мотыйгуллин яз-җәй чорына кергәндә игътибар үзәгендә булган тагын бер фактка карата борчуын җиткерде. Аның сүзләренчә, хайваннар, кошлар арасында йогышлы авырулар, инфекцияләр таралу куркынычын, гадәттә, кош һәм терлек сату белән кәсеп итүчеләр арттыра. Кош һәм терлекне бер җирдән сатып алып, икенче урынга илтеп сатучылар өчен иң мөһиме сатудан кергән керем. Карантин режимы кертелгән төбәкләрдә, гадәттә, кош-корт, мал-туар базар бәясе белән чагыштырганда күпкә арзанракка сатылуына игътибар итәргә кирәк.

Республика территориясенә хайван яки кош алып кайту белән шөгыльләнүчеләр ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт алырга тиеш. Баш ветеринария идарәсе тарафыннан республикага башка регионнардан күпме терлек һәм кош-корт кергәнлеге электрон рәвештә исәпләнә һәм атна саен хисап тотыла. Читтән кергән хайваннар ветеринария хезмәте контроле астында мәҗбүри карантин срогы уза. Бу өлкәдә, аеруча, авыл җирлегендә яшәүче халыкка игътибарлы булырга кирәк. Авыру куркынычы янаган заманда, йорт кошларын узган-барган сатучылардан сатып алмыйча, тавык-чебеш, кош-кортны районнардагы махсус сату мәйданчыкларыннан сатып алырга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International