ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2021 ел
якшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә ул Актаныш район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов белән очрашты. Шулай ук Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторы белән берлектә белгечләр язгы эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешенә анализ ясады.


2
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Яр Чаллы зонасына кергән районнарның ветеринария идарәләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов идарә җитәкчелеге кул астындагы ветеринария оешмалары белгечләре һәм терлекчелек хуҗалыкларында эшләүче мал табиблары белән әңгәмә уздырды.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Ульяновски каласында эшлекле сәфәрдә булды. Ул биредә Ульяновски өлкәсенең ветеринария агентлыгы җитәкчесе Ни­на Пе­леви­на белән очрашты. Делегация составында шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев тә бар иде.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария табиблары өчен семинар-киңәшмә уздырды. Семинар дәүләт ветеринария оешмаларында хайваннарны дәвалау һәм авыруларны кисәтү темасына багышланган иде.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә җитәкче урынбасары, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ул Тукай районының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Казан” Агросәнәгать паркы” территориясендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады. Шулай ук җитәкче урынбасары ярминкәләргә чыгарыла торган продукциянең ветеринария-санитария экспертизасы аша үтүен һәм контроль сыйфатын да  тикшерде. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе хәбәрчесенә интервью да бирде. 


26
март, 2021 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Видеоэлемтә аша киңәшмә барышында район ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Башкорстан Республикасы башкаласында эшлекле сәфәрдә булды. Уфа шәһәрендә Россия Федерациясе территориясендә эпизоотия ягыннан иминлек тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең экспорт өлкәсендә потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган зур киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов рәислегендә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International