24 мартта Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шаһимуллин Питрәч районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул анда районның “МАКС-ОЙЛ” терлек үрчетү хуҗалыгын карады һәм хуҗалыкта эпизоотиягә каршы чараларның инструкция буенча үтәлүен тикшерде. Шулай ук 2021 елга әлеге хуҗалыкның нәселле терлек үрчетүче статусын озайту өчен кирәкле тикшерүләр дә уздырдылар.