Йорт хайваннары тотучылар игътибарына!
"Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт-бюджет учреждениесы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 18нче апрелендә "Салмачы" бистәсендә этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясалачак. Әлеге вакцина түләүсез.
“Казан” Агросәнәгать паркы” ветеринар-санитария лаборатория базасында, республиканың ветеринария табиблары чираттагы аттестация чараларын үтте. Кагыйдә буларак, әлеге аттестация чаралары ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды.
Бүген, 12нче апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринар-санитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәне, Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов алып барды.
10 апрельдә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Казан” агросәнәгать паркы” территориясендәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады. Ярминкә мәйданында бу көнне Саба, Нурлат, Аксубай муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үзләренең товарларын һәм азык-төлек продукцияләрен башкала халыкына тәкъдим итте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов «AGROONLINE» онлайн-мәктәбендә чыгыш ясады. Әлеге интернет портал авыл хуҗалыгы темасына багышланган яңа дәресләр сериясе язмалары әзерли башлады. Илдар Ногманов исә анда “Ветеринария” темасына сөйләүче, аграрийларга өстәмә белем бирү максатыннан чыгыш ясаучы төп спикерларның берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасы районнарының ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә элек хокук бүлеген җитәкләгән Исмәгыйлев Артур Азат улы идарә җитәкчелегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкне Баш ветеринария идарәсенең һәм аның карамагындагы район ветеринария берләшмәләре белән киңәшмә кысаларында идарә җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тапшырды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкче рәислегендә идарә карамагында булган ветеринария оешмалары катнашында зур киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелегенең территориаль бүлеге җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринар-санитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәне, гадәттәгечә, Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.