Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария табилары өчен семинар-киңәшмә узды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария табиблары өчен семинар-киңәшмә уздырды. Семинар дәүләт ветеринария оешмаларында хайваннарны дәвалау һәм авыруларны кисәтү темасына багышланган иде.

Шулай ук әлеге чарада Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-авыруларны кисәтү чаралары җитәкчесе Солтан Латыйпов, Яр Чаллы дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов, “Мировет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкиле Рәсүл Саттаров та чыгыш ясады.

Өйрәнү һәм фикер алышуга корылган махсус семинарга Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Тукай, Минзәлә районнары ветеринария берләшмәләре белгечләре, ветеринария табиблары һәм техникумда белем алучы 3нче, 4нче кур студентлары чакырылган иде.

Чара барышында яшь терлекләр авырулары, аларны дәвалау һәм булдырмый калу чаралары турында чыгышлар яңгырады. Киңәшмәнең практик өлешендә Илдар Ногманов ветеринария табибларының эшчәнлегенә бәя бирде. Биредә катнашучылар өчен мәчене стерильләштерү операциясе ясау мастер-классы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International