Габделхак Мотыйгуллин “Казан” Агросәнәгать паркы”ндагы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чыгарыла торган продукциянең ветеринария-санитария экспертизасы аша үтүен тикшерде

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Казан” Агросәнәгать паркы” территориясендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады.  

Шулай ук җитәкче урынбасары ярминкәләргә чыгарыла торган продукциянең ветеринария-санитария экспертизасы аша үтүен һәм контроль сыйфатын да  тикшерде. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе хәбәрчесенә интервью да бирде. 

Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, “Агропарк”та Казанның 30нчы санлы дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария лабораториясендә җентекләп тикшерелгән продукция генә сатуга чыгарыла.

Лаборатория хезмәткәрләре китерелә торган ит, сөт, сөт ризыклары, йомырка, балык, балыктан әзерләнгән ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, гастрономия ризыклары, үсемлектән эшләнгән азык-төлекне көн саен ветеринария-санитария экспертизасы аша үткәрә. Тикшерү заманча җиһазлар, приборлар, препаратлар ярдәмендә башкарылып, объектив санитар экспертиза нәтиҗәләре алына. Барлык ит, сөт, балык продукциясе ветеринар-теркәп җибәрә торган документлар белән килә, аларны да лаборатория хезмәткәрләре тикшерү аша үткәрә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ветеринария хезмәте белгечләре эше ярдәмендә сатуга бары тик сыйфатлы азык-төлек кенә чыгарыла.

Исегезгә төшерәбез, республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 13 мартында башланып киткән иде. Аларның эше 24нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International