Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Башкорстан Республикасы башкаласында эшлекле сәфәрдә булды. Уфа шәһәрендә Россия Федерациясе территориясендә эпизоотия ягыннан иминлек тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең экспорт өлкәсендә потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган зур киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов рәислегендә үтте.
Киңәшмә утырышында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Эчке ветеринария күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Татьяна Балагула, Башкорстан Республикасының Ветеринария идарәсе җитәкчесе Азат Җиһаншин катнашты. Шулай ук Нижгар, Пенза, Саратов, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновски өлкәләренең, Пермь краеның, Татарстан, Удмурт, Чуваш, Мордва һәм Марий Эл Республикаларының Ветеринария идарәләре җитәкчеләре чакырулы иде.
Утырышны РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов ачып җибәрде. БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та кунакларны сәламләп чыгыш ясады. Киңәшмә эше барышында катнашучылар Идел буе федераль округында эпизоотия вәзгыяте буенча сүз алып бардылар. Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы кебек йогышлы хайван авыруларының йогу һәм таралу куркынычын булдырмас өчен күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы территориясендәге эпизоотия вәзгыяте турында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда Африка дуңгыз чумасы авыруы буенча вәзгыять имин дип әйтерлек түгел.
Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә республикада дуңгыз асраучы хуҗалыкларны кабан дуңгызлары керү куркынычын бетерү өчен 10 километрлы буфер зонасы булдырылган. Авыруны кисәтү чараларының берсе, Татарстанда кыргый кабаннарны ату, санын көйләү буенча эш һаман бара.
Доклад барышында ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе хәбәр республикада Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә дуңгызчылык хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чараларның һәм инструкцияләр үтәлешенең даими күзәтү астында булуын җиткерде. Бүгенге көндә республика районнарында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр булдырылганын, дуңгызчылык хуҗалыкларының авыруны кисәтү чаралары турында хәбәрдар булуын әйтте.
Республика ветеринария лабораториясе һәм Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең бөтен республикадан килгән кабан дуңгызлары пробаларын тикшерү эшен тәүлек әйләнәсе башкаруын да искәтергә кирәк.
Республика территориясенә кертелә торган дуңгыз итеннән ясалган продукция Африка дуңгыз чумасы геномына һәм кош итеннән әзерләнгән продукция гош гриппы геномына җентекләп тикшерелгәнен җиткерде. 2020 елда мониторинг күзәтүләре буенча, 19 төрле продуктта дуңгыз чумасы вирусы табылган. Әлеге продукцияләрнең Калуга, Тверь өлкәләреннә керүе мәгълүм. Агымдагы елда исә Ростов һәм Белгородтан кергән ит продукциясе арасында 4 уңай нәтиҗә теркәлгән.
Чыгышы барышында, Алмаз Хисаметдинов хәзерге көндә табигатьтә кыргый кабан дуңгызлары саны артык күбәеп китүенә борчылуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме дуңгыз үрчетүче предприятиеларны саклап калу.
Киңәшмәдә шулай ук Россия субъектларының йогышлы хайван авыруларына каршы тиешле чаралар күрүгә әзерлеге турында да сүз алып барылды. Йомгак ясап, катнашучылар ветеринар иминлекне тәэмин итү өчен дәүләт ветеринар күзәтчелеге федераль органнары белән берлектә башкаруны хупладылар.