ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә ул Актаныш район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов белән очрашты. Шулай ук Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторы белән берлектә белгечләр язгы эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешенә анализ ясады. Шуңа өстәп, авыл хуҗалыгы терлекләренә вакцина ясау, тикшерүләр үткәрү турында да фикер алыштылар.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта ветеринария берләшмәсендә эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү эшендә биш бригада хезмәт куя. Район берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә, язгы эшләр чорында әлеге бригадалар ял көннәрендә дә эшли. Ә инде 5 апрельдән башлап, ветеринария табибларының тагын ике өстәмә бригадасы ярдәмгә кушылган.