Баш ветеринария идарәсендә район берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр

2021 елның 26 марты, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Видеоэлемтә аша киңәшмә барышында район ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр.

Җыелышны Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов уздырды. Киңәшмәдә республиканың район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар катнашты.

Район ветеринария берләшмәләре эше турында хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотия чаралары бүлеге җитәкчесе Эмиль Шаһимуллин чыгыш ясады. Шулай ук киңәшмә эшендә терлекләрне дәвалау һәм авыруларны кисәтү ысуллары турында да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International