Алмаз Хисаметдинов Ульяновски өлкәсенең ветеринария агентлыгы җитәкчесе Нина Пелевина белән очрашты

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Ульяновски каласында эшлекле сәфәрдә булды. Ул биредә Ульяновски өлкәсенең ветеринария агентлыгы җитәкчесе Ни­на Пе­леви­на белән очрашты. Делегация составында шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев тә бар иде.

Эшлекле очрашуның максаты ике төбәкнең дә ветеринария идарәләре җитәкчеләренең һөнәри тәҗрибә уртаклашуы, ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә күрелә торган чаралар турында, хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышу булды.

Иң беренче эше итеп, Алмаз Хисаметдинов Ульяновск өлкәсенең ветеринария агентлыгында, шулай ук Ветеринария һәм азык-төлек куркынычсызлыгы инспекциясе өлкә дәүләт бюджет учреждениесында булды.

Очрашуда катнашучылар иң элек түгәрәк өстәл артында фикер алышты, төбәк ветеринария идарәләрендә хайваннарның йогышлы авырулары белән көрәшү, ветеринария-санитария чаралары турында тәҗрибә уртаклашты.

Ульяновск өлкәсенең ветеринария агентлыгы – Ульяновск өлкәсенең баш дәүләт ветеринар инспекторы Нина Пелевина өлкәнең ветеринария хезмәтендә булган реформалар, Ветеринария һәм азык-төлек куркынычсызлыгы инспекциясе ачылу турында сөйләде.

Аннан соң кунаклар Сембер ветеринария һәм азык-төлек куркынычсызлыгы референт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Айрат Гәрәев исә биредә сынаулар үткәрелә торган лаборатория белән кызыксынып, андагы хезмәткәрләр белән очрашты, лаборатория эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге очрашуга йомгак ясап, белгечләр киләчәктә тагын да зуррак хезмәттәшлек бәйләнешләренә планнар кордылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International