Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ул Тукай районының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.
Киңәшмәдә фикер алышуда идарәнең бүлек җитәкчеләре һәм Тукай районының дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе катнашты. Биредә финанс-хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар һәм ветеринария белгечләренең эшчәнлеге турында сүз алып бардылар.