Баш ветеринария идарәсендә югары әзерлекле белгечләр белән әңгәмә узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов идарә җитәкчелеге кул астындагы ветеринария оешмалары белгечләре һәм терлекчелек хуҗалыкларында эшләүче мал табиблары белән әңгәмә уздырды.

Баш ветеринария идарәсенең кадрлар резервы базасын тулыландыру нисбәтеннән, очрашуга перспективалы һәм югары әзерлекле ветеринарлар чакырулы иде.

Әлки, Лаеш, Тәтеш, Буа районнарыннан килгән белгечләрне Алмаз Хисаметдинов рәислегендәге комиссия сайлады. Комиссия эшендә ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Илдар Ногманов һәм идарәнең бүлек җитәкчеләре катнашты.

Белгечләрне сайлаганда комиссия әгъзалары күптөрле критерийларга: белгечнең яшенә, белеменә, әзерлегенә, эш тәҗрибәсенә һәм эш нәтиҗәләренә нигезләнеп фикер йөртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International