Баш ветеринария идарәсендә Яр Чаллы зонасы районнары эшенә нәтиҗә ясадылар

2021 елның 2 апреле, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Яр Чаллы зонасына кергән районнарның ветеринария идарәләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Тукай, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә районнарындагы дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре,  эпизоотологлар, терапевтлар, район ветеринария лабораторияләре мөдирләре дә катнашты. 

Киңәшмә эше барышында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев чыгыш ясады.

Җыелышта шулай ук участок ветеринария пунктларының һәм ветеринария лабораторияләренең эшчәнлеге, эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше һәм дәүләт ветеринария берләшмәләрендә бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын рәсмиләштерү эше тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International