Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов үткәрде.
Шимбә көнне, 17 апрельдә Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе абитуриентларны “Ачык ишекләр көне”нә чакыра! Очрашу 14:00 сәгатьтә башлана.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр. Видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләр хайваннарның йогышлы авыруларына каршы көрәшү эше барышы буенча хисап тотты.
Бүген Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов республиканың Менделеевск районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул районның ветеринария белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары өчен оештырылган семинарда чыгыш ясады. Ветеринария белгечләренең белемен арттыруны күзаллаган семинар "Авыл хуҗалыгы хайваннарын йогышсыз авырулардан дәвалау, профилактика чаралары һәм дәвалауның заманча ысуллары" темасына багышланган иде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Владимир шәһәрендә узган, кошчылык хуҗалыклары эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина Саба районында эшлекле сәфәрдә булды.
Бүген Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында ветеринария белгечләре өчен "Барс-веб" электрон системасында эшләргә өйрәтү дәресләре узды. Әлеге дәресләрне Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин үткәрде. Мәгълүм булганча, электрон система ярдәмендә районнарда булган мөгезле эре терлекне исәпкә алу турындагы мәгълүмат Баш ветеринария идарәсенә җиткерелә.
Татарстан Республикасы районнарында кош гриппы йогу һәм таралу очракларын булдырмау максатыннан даими рәвештә профилактика чаралары күрелә. Районнарда хезмәт куючы ветеринария табиблары эпизоотиягә каршы язгы чаралар буенча зур эш алып бара.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 4нче курс студентлары Казан шәһәре Совет районында урнашкан ветеринария дәваханәсендә практик әзерлек узалар. Әлеге практик дәресләр “Эпизоотология һәм хайваннарда була торган йогышлы авырулар” фәне буенча үтә.
Бүген республиканың Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә Килдебәк авылының “Кояшкай” балалар бачасына йөрүче балалар кунак булып китте. Әлеге чара «Saba Balahoner» профориентлашу юнәлешен күзаллаган закон проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. «Saba Balahoner» проектын алып баручы - Саба муниципаль районының Балалар иҗаты үзәге белгечләре.