Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина Саба районында эшлекле сәфәрдә булды.
Ул анда район ветеринария белгечләре белән бергә районның сугым биналарын карады һәм аларның ветеринария таләпләренә туры килүен тикшерде.