Илдар Ногманов Алексеевск зонасындагы район ветеринария берләшмәләре эше буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотолог, терапевт һәм Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спасс, Чистай, Лаеш районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре катнашты.

Гадәттәгечә, утырыш барышында эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешенә, ветеринария лабораторияләре һәм участок ветеринария пунктлары эшчәнлегенә, ветеринария тикшерүе турында бергә теркәп җибәрә торган белешмәләр төзү эшенә анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International