Ветакадемия студентлары Совет районының ветеринария дәваханәсендә практик әзерлек уза

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 4нче курс студентлары Казан шәһәре Совет районында урнашкан ветеринария дәваханәсендә практик әзерлек узалар. Әлеге практик дәресләр “Эпизоотология һәм хайваннарда була торган йогышлы авырулар” фәне буенча үтә.

12 апрельдән 16нчы апрельгә кадәр студентлар хайваннар дәваханәсе эшчәнлеге белән таныша, хайван авыруларын дәвалау булдырмый калу чараларын өйрәнә. Шулай ук яшь табиблар ветеринария дәваханәсен профилактика һәм карантин чараларына әзерләү, ветеринария эшен оештыру буенча да әзерлек узалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International