Республика районнарында кош гриппы йогу очракларын булдырмас өчен профилактика чаралары күрелә

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы районнарында кош гриппы йогу һәм таралу очракларын булдырмау максатыннан даими рәвештә профилактика чаралары күрелә. Районнарда хезмәт куючы ветеринария табиблары эпизоотиягә каршы язгы чаралар буенча зур эш алып бара.

Әйтергә кирәк, хуҗалыкларда, кошчылык предприятиеларында даими төстә үлгән йорт кошларының анализ пробалары Республика ветеринари лабораториясенә җибәрелә һәм тикшерелә.

Мониторинг тикшерүләре өчен шулай ук кибет киштәләренә барырга тиешле тавык ите продукциясе дә лабораторияләрдә тиешле тикшерүләр уза.                            

Искәртеп үтәбез, кош гриппы йогышлы, куркыныч авыру. А тибындагы әлеге вирус кеше сәламәтлеге өчен дә зур куркыныч тудыра. Кош гриппы барлык төр йорт кошларына да, киек кошларга йога, алай гына да түгел, ат, дуңгыз, эт, мәче сыман умырткалы хайваннар өчен дә куркыныч авыру икәнен әйтергә кирәк.  

Табигатьтә киек кошларның кош гриппы авыруыннан күпләп үлү очраклары теркәлмәсә дә, очар кошларда авыру билгеләре күзәтелмичә, эзсез узуына карамастан, йорт кошлары әлеге чирдән үлә. Шуңа күрә хуҗалыкларда әлеге авыруны булдырмый калу иң зур бурычларның берсе булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International