Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасына кергән районнарның ветеринария идарәләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Яңа Чишмә муниципаль районының дәүләт ветеринария берләшмәсе идарәсенә яңа җитәкче итеп Никитин Андрей Михаил улы билгеләнде.
Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Якутиядән килгән рәсми кунаклар Тукай районының терлекчелек хуҗалыкларында булды. Биредә алар район ветеринария берләшмәсе һәм ветеринария лабораториясе эшчәлеге белән танышты. Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чит төбәктән килгән кунаклар Тукай районы терлекчелек хуҗалыкларына югары бәя биргән.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Якутиядән килгән рәсми кунаклар Алабуга районындагы “САРИЯ” заводы эшчәнлеге белән танышты. Биологик калдыкларны үтильләштерү проекты аларда уңай тәэсирләр калдырды. Шулай ук биредә Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ашлама һәм азот кушылмалары җитештерү предприятиесендә дә булды.
Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация эшлекле визит белән Теләче районына килде. Ерак Якутия кунакларын бирегә нәселле чабышкы атларына карата кызыксыну алып килгән.
Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Якутиядән килгән кунаклар Саба районында терлекчелек хуҗалыкларын карады. Шулай ук биредә алар ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе сорауларына кагылышлы фикер алышуларда катнашты.
Бүген Мәскәүдә Унынчы халыкара ветеринария конгрессы - 2021 үзенең эшен дәвам итә. Алданрак хәбәр ителгәнчә, конгресста ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Илдар Ногманов катнаша. Әлеге чара кысаларында ветеринария өлкәсендә белемне арттыру платформалары эшли.
Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә Саха Республикасыннан рәсми кунаклар килде. Әлеге эшлекле очрашу төбәкләрдәге ветеринария хезмәтләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатын күзаллый.
Бүген, 20 апрельдә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Ул анда Унынчы Халыкара ветеринария конгрессы-2021дә катнашта.