Баш ветеринария идарәсендә республика буенча эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр

2021 елның 16 апреле, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр. Видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләр хайваннарның йогышлы авыруларына каршы көрәшү эше барышы буенча хисап тотты.

Әлеге киңәшмә идарә җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә үтте. Шулай ук җыелышта хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина һәм ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эмиль Шаһимуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International