Саба районы Килдебәк авылы балалары ветеринария табибы һөнәре белән танышуга беренче адымнарын ясады

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бүген республиканың Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә Килдебәк авылының “Кояшкай” балалар бачасына йөрүче балалар кунак булып китте. Әлеге чара «Saba Balahoner» профориентлашу юнәлешен күзаллаган закон проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. «Saba Balahoner» проектын алып баручы - Саба муниципаль районының Балалар иҗаты үзәге белгечләре.  

Саба ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, баш эпизоотолог Сергей Павлов ярдәме белән, балалар ветеринария табибы һөнәре белән якыннан танышты. Һәрберсе үзен табиб буларак горурланып хис итүе, уңай кичерешләре йөзләренә чыккан иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International