Бүген Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында ветеринария белгечләре өчен "Барс-веб" электрон системасында эшләргә өйрәтү дәресләре узды. Әлеге дәресләрне Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин үткәрде. Мәгълүм булганча, электрон система ярдәмендә районнарда булган мөгезле эре терлекне исәпкә алу турындагы мәгълүмат Баш ветеринария идарәсенә җиткерелә.
Биредә шулай ук терлекләрне идентификацияләү, баш санын исәптә тоту программасы буенча да дәресләр узды. "Барс-веб" системасында өйрәнү курсын узар өчен Нурлат районының зур терлекчелек хуҗалыклары, ветеринария белгечләре килгән иде.