Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Владимир шәһәрендә узган, кошчылык хуҗалыклары эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты.
“2021 елда кошчылык тенденцияләре. Кошчылык предприятиеларында эпизоотия иминлеген тәэмин итү. Инновацион һәм нәтиҗәле хәл итү юллары” темасын яктырткан зур киңәшмә Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Данкверт рәислегендә узды.
Биредә шулай ук Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәтенең Үзәк аппараты һәм федераль хезмәтнең Ветеринария күзәтчелеге эчке идарәсе вәкилләре дә чыгыш ясады.
Татарстаннан килгән делегация составында Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Галиев, Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов та бар иде.
Киңәшмә барышында кошчылык фабрикаларында ветеринария иминлеген тәэмин итү, кош үрчетү өлкәсендә йогышлы авыруларны булдырмый калу, эпизоотия вәзгыятен контрольдә тоту мәсьәләләре хакында чыгышлар яңгырады, чыгышлардан соң сораулар буенча фикер алыштылар. Кош үрчетү предприятиелары җитәкчеләренә вакцина алу өчен чыгымнарны кыскарту буенча мәгълүмат ирештерелде һәм алар алдына оешмаларның һәм хуҗалыкларның икътисадый күрсәткечләре үсешен тәэмин итү бурычлары куелды.
Әйтергә кирәк, әлеге чараның оештырган Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге дәүләт оешмасы тарафыннан авыл хуҗалыгы белгечләре, ветеринария белгечләре өчен өстәмә махсус “түгәрәк өстәл” утырышлары да оештырылды, анда фикер алышулар шулай ук нәтиҗәле һәм кызыклы узды.