Бүген Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов республиканың Менделеевск районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул районның ветеринария белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары өчен оештырылган семинарда чыгыш ясады.
Ветеринария белгечләренең белемен арттыруны күзаллаган семинар "Авыл хуҗалыгы хайваннарын йогышсыз авырулардан дәвалау, профилактика чаралары һәм дәвалауның заманча ысуллары" темасына багышланган иде.
Шулай ук очрашу барышында ветеринария өлкәсендә цифрлашу, эре терлекләрнең баш санын электрон исәптә тоту, бердәм электрон идарә системасында эшләргә өйрәтү дәресләре дә узды. Электрон системада эшләү буенча махсус дәресне ветеринария белгечләре өчен идарә хезмәткәре Дамир Латфуллин үткәрде.
Ветеринария белгечләре өчен үткән әлеге семинар “Татар агробизнес хезмәткәрләрен әзерләү институты” федераль дәүләт өстәмә белем бирү учреждениесы тарафыннан һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды.