ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Ветеринария Үзәге» федераль оешмасы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 8 гыйнварына Россия Федерациясе территориясендә эпизоотия вазгыяте буенча түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итә.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Әлки район ветеринария берләшмәсенең мобилизацияләнгән хезмәткәре Илнар Кыямов гаиләсендә булды.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә.


16
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә үләт базларын тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә узды.

2030 елга Россия ветеринария препаратлары җитештерү күләмен, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 тапкыр, 24тән 100 млрд сумга кадәр арттырырга һәм ил базарының 90 проентын алырга ниятли. Мондый күрсәткечләр Россиядә ветеринария препаратлары җитештерү тармагын үстерү концепциясе проектында күрсәтелгән. Бу проект Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты эшче төркеменең чираттагы утырышында каралачак, дип хәбәр итә «Ветеринария һәм тормыш».


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 1970 елга кадәр төзелгән себер түләмәсе үләт базларының инвентаризация нәтиҗәләрен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә Идарә башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә үтте. 


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Иҗтимагый совет әгъзалары йорт хайваннарын маркировкалау мәсьәләсен кабат күтәреп чыкты. Йорт хайваннарын идентификация номеры белән тамгалау хуҗаларда җаваплылык хисен арттырачак, дип фикер йөртә белгечләр. 


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Россиядә 2022 ел башыннан 12 декабрьгә кадәр Африка дуңгыз чумасының 140 очрагы теркәлгән. Йорт дуңгызлары арасында – 68 очрак, кыргый кабан дуңгызларында 72 авыру чыганагы ачыкланган. Россельхознадзор биргән мәгълүматларга караганда, әлеге вирус белән зарарланган кыргый кабаннарны декабрьдә Тверь, Орлов, Саратов һәм Самара өлкәләрендә тапканнар.


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Дару чаралары буенча Европа агентлыгы ветеринария дарулары комитеты утырышының иң мөһим нәтиҗәләрен бастырды, шул исәптән паразитка каршы ветеринария препаратларын куллану өчен күрсәткечләргә үзгәрешләр кертү турында документка да.

Россия Хөкүмәте илдә ветеринария куркынычсызлыгы системасын камилләштерергә ниятли. Моның өчен кирәкле чаралар, юл картасы планын премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Чаралар мобиль ветеринария отрядлары булдыру, регуляр тикшеренүләр һәм хайваннар авырулары буенча кайнар линия эшеннән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International