"Ветеринария Үзәге» федераль оешмасы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 8 гыйнварына Россия Федерациясе территориясендә эпизоотия вазгыяте буенча түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итә.
Африка дуңгыз чумасы авыруы буенча
2022 елның 26 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр африка дуңгыз чумасының 4 урында ачыкланган һәм 2 җирдә әлеге вирус белән зарарлану чыганагы теркәлгән. Шул исәптән:
Саратов өлкәсенең Кызыл Армия районы территориясендә - 1 авыру очрагы;
Самара өлкәсенең Хворостян районы территориясендә йорт дуңгызлары арасында 1 очрак һәм кыргый фаунада - 1 авыру чыганагы;
Донецк Халык Республикасының Тельманово шәһәр тибындагы бистәге территориясендә йорт дуңгызлары арасында 1 очрак.
Ростов өлкәсенең Миллеров районы территориясендә кыргый кабан дуңгызларында 2 авыру очрагы теркәлгән.
Йорт дуңгызларында Африка дуңгыз чумасы ачыклану сәбәпле карантин режимында 19 очрак теркәлгән:
Самара өлкәсендә, Ставрополь һәм Краснодар крайларында 1 авыру очрагы;
Орлов өлкәсендә 2 очрак;
Донецк Халык Республикасында һәм Калининград өлкәсендә 7шәр очрак,
Кыргый фаунада Африка дуңгыз чумасы килеп чыгу буенча карантин режимында 15 очрак теркәлгән:
Иваново, Саратов, Тверь һәм Ярославль өлкәләрендә берәр очрак;
Самара өлкәсендә 4 очрак;
Калининград өлкәсендә 7 очрак.
Шулай ук Африка дуңгыз чумасы вирусы белән зарарланган 13 объект билгеле:
Саратов һәм Ростов өлкәләрендә 2шәр очрак;
Орлов өлкәсендә 4 очрак;
Калининград өлкәсендә 5 очрак.
Кош гриппы буенча
Тиз йогышлы кош гриппы буенча карантин режимында 3 авыру чыганагы санала:
Хабаровск краенда - 1, Ростов өлкәсендә 2 очрак билгеле.
Бруцеллез буенча
Ростов өлкәсенең Сальск районында ат бруцеллезы авыруы очрагы теркәлгән, анда 3 баш авыру ат ачыкланган.