Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Иҗтимагый совет әгъзалары йорт хайваннарын маркировкалау мәсьәләсен кабат күтәреп чыкты. Йорт хайваннарын идентификация номеры белән тамгалау хуҗаларда җаваплылык хисен арттырачак, дип фикер йөртә белгечләр.
Мәгълүм булганча, терлекләрне маркировкалауга һәм исәпкә алуга кагылышлы кабул ителгән закон авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын идентификацияләүгә генә кагыла, анда йорт хайваннары искә алынмый.
Документ буенча фикер алышу барышында йорт хайваннары маркировкаланырга тиешле хайваннар исемлегеннән төшереп калдырылды. «Йорт хайваннарын тамгалау мониторинг эшен һәм хайваннар белән җаваплы эш итү культурасын формалаштырырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, идентификация номеры белән тамгаланган йорт хайваннары югалган очракта, эзләп табу, хуҗаларына кайтару җиңелрәк булачак", - дип хәбәр итә Иҗтимагый совет әгъзалары.
Шуның белән бергә, авыл хуҗалыгы хайваннарыннан соң продукт бирми торган вак хайваннарны маркировкалау бурычын беркетергә тәкъдим итүче закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән дип аныклана. Беренче этапта йорт хайваннарын маркировкалау ирекле төстә булыр дип көтелә.
Авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу турындагы Закон 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, ә маркировкалау 2024 елның 1 мартыннан мәҗбүри булачак.
Исәп эше «Хорриот» модуле ярдәмендә башкарылачак – ул «ВетИС»Россельхознадзор системасының компоненты. Хезмәт вәкилләре аңлатканча, кулланучы веб-интерфейс ярдәмендә системага хайваннарны маркировкалау, профилактик, диагностик, дәвалау чаралары уздыру һәм карантин кую яки үлүе турында мәгълүмат кертә алачак.