Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә үләт базларын тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Апас, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Саба территориаль бүлекләре, шулай ук Яшел Үзән, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Минзәлә, Арча район дәүләт ветеринария берләшмәләре һәм Түбән Кама шәһәренең ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе территориаль бүлекләренең дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан республика районнарында үләт базларының, биотермик чокырларның ветеринария-санитария торышын тикшерү буенча өзлексез эш алып барыла. Киңәшмә барышында тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Үләт базларын төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләләре каралды. Киңәшмә ахырында Илдар Ногманов алдагы чорга бурычларны билгеләде.