Россиядә 2022 ел башыннан 12 декабрьгә кадәр Африка дуңгыз чумасының 140 очрагы теркәлгән. Йорт дуңгызлары арасында – 68 очрак, кыргый кабан дуңгызларында 72 авыру чыганагы ачыкланган. Россельхознадзор биргән мәгълүматларга караганда, әлеге вирус белән зарарланган кыргый кабаннарны декабрьдә Тверь, Орлов, Саратов һәм Самара өлкәләрендә тапканнар.
2022 елда Африка чумасының иң күп очраклары Кострома өлкәсендә билгеләнде: йорт хайваннары арасында 10 һәм кыргый кабаннарда 11 очрак теркәлгән.
Чит илләр белән чагыштырып караганда, Польшада ел башыннан 12 декабрьгә кадәр 1,7 мең Африка дуңгыз чумасы очрагы, Румыниядә 6,8 мең авыру очрагы ачыкланган.