Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов коррупциягә каршы республика форумы кысаларында коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча ачык дискуссиядә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә муниципаль районы Екатерина авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен "Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ничек эшмәкәр булырга?" һәм "Видеотехнологияләр" темалары буенча "Цифра дәресе" үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы «Матди тәэмин итү станциясе» дәүләт бюджет оешмасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Хәбипов Радик Азат улы билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.
Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чираттагы ветеринария-санитария экспертлары төркеме квалификация күтәрү курсларын тәмамлады. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тантаналы рәвештә укуны тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга муниципаль районында узган терлекчелек буенча зона семинары эшендә катнашты. Берничә районны берләштергән чираттагы зур киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте.
Бүген «Казан Агросәнәгать паркы» лабораториясендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары ветеринария экспертлары аттестациясе узды. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә аттестация комиссиясе эшләде.
Татарстан Республикасында терлекчелек буенча зона семинарлары үз эшен башлады, беренче семинар Теләче районында узган булса, бүген авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре Апас муниципаль районында җыелышты. Бүгенге киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, сигез муниципаль районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Баш ветеринария идарәсе кисәтә: дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар территориясенә чума вирусын кертмәү өчен бик җаваплы булырга киңәш ителә.
«Россия Федерациясенең «Ветеринария турында»гы законына үзгәрешләр кертү хакында 2022 елның 28 июнендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә маркировкаланырга һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлеген билгеләргә кирәк. Әлеге акт хәзерге вакытта эшләнә һәм 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш», – дип аңлатма бирделәр авыл хуҗалыгы министрлыгында.