Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 1970 елга кадәр төзелгән себер түләмәсе үләт базларының инвентаризация нәтиҗәләрен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә Идарә башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә үтте.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов та катнашты. Эш барышында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары - юридик идарә башлыгы Сергей Столяров 1970 елга кадәр оешкан себер үләте базларының инвентаризация нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да себер түләмәсе үләт базларының санитар-сак зоналарын кыскарту таләпләре турында сөйләде.
Шулай ук утырышта катнашучылар санитария ягыннан саклану чаралары үткәрүнең һәм әлеге эшнең максатчан финанслануы буенча фикер алыштылар.