Россия Хөкүмәте илдә ветеринария куркынычсызлыгы системасын камилләштерергә ниятли. Моның өчен кирәкле чаралар, юл картасы планын премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Чаралар мобиль ветеринария отрядлары булдыру, регуляр тикшеренүләр һәм хайваннар авырулары буенча кайнар линия эшеннән гыйбарәт.
Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, документта хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын булдырмау һәм таралуга юл куймауга юнәлдерелгән чаралар комплексы бар. Бу, барыннан да элек, Африка дуңгыз чумасы, тиз йогышлы кош гриппы һәм тилчә авыруы.
"Төп максат – мондый авыруларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру", – дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.
Юл картасына биосистема буенча гамәлдәге чаралар һәм яңа чаралар кертелгән. Яңа чаралар арасында төбәкләрдә мобиль ветеринария отрядларын формалаштыру дип атала. Мондый отрядлар куркыныч авыруларны бетерү өчен заманча җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Биредә хайваннарны регуляр диагностик тикшерү үткәрү киңәш ителә.
Документ тиздән бастырылачак дип аныклана.