Илдар Ногманов Әлки район ветеринария берләшмәсенең мобилизацияләнгән хезмәткәре гаиләсен Яңа ел белән тәбрикләде

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Әлки район ветеринария берләшмәсенең мобилизацияләнгән хезмәткәре Илнар Кыямов гаиләсендә булды.

Ул Илнар Кыямовның балаларын һәм хатынын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды. Гаилә әгъзалары белән әңгәмә барышында Илдар Ногманов гаиләгә ихлас җылы теләкләрен җиткерде һәм Идарә җитәкчелеге һәрвакыт әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International