Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы оешмалар киңәшмәсе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әгерҗе районында эш сәфәрендә булды. Ул Әгерҗе районының баш ветеринария табибы вазыйфасына яңа белгеч, Закиров Ренат Рафаэль улын билгеләде.
«Россия чаңгы юлы - 2023» ярышларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республика ведомстволары җитәкчеләре арасында 3 нче урынны яулады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Буа районында булды. Эшлекле сәфәр "Авангард" терлекчелек хуҗалыгы һәм "Карлинский" ит йорты оешмасы эше белән, шулай ук Буа районының ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылды.
Россиянең кошчылык берлеге тиз йогышлы кош гриппына каршы көрәш стратегиясен эшләде. Стратегия турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм галим бергәлектә фикер алышалар. Кошчылык белгечләре дөньяда кош гриппының масштаблы таралуы илнең кошчылык үсешенә куркыныч тудырыр дип борчылуын белдерә.
Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды. Гражданнар белән очрашуларда шулай ук районнарның баш ветеринария табиблары да катнаша. Үзара салым, пай җирләреннән файдалану, төзекләндерү, су, юл хуҗалыгы, социаль учреждениеләр эше белән беррәттән ветеринария юнәлеше һәм терлекчелек мәсьәләләре дә карала.
Россиядә йорт хайваннарын тоту буенча гомуми таләпләрне үтәмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. РФ Дәүләт Думасы административ хокук бозулар турында Россия кодексына (РФ КоАП) мондый төзәтмәләрне язгы сессиягә, ягъни 2023 елның 30 июленә кадәр кабул итәргә планлаштыра.
Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре Төркия Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең укыту-җитештерү өлкәсендә һөнәри әзерлек курслары уза. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары башлыгы Солтан Латыйпов озатып йөри.
Татарстан Республикасының терлекчелек хуҗалыкларында һәм мегафермаларында мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру эше бара. Хуҗалыклар бу көннәрдә Венгрия, Дания, Германия, Нидерланд илләреннән һәм шулай ук Россия төбәкләреннән нәселле таналар белән тулылана.
Россия азык-төлек сыйфаты оешмасы нигезендә хәләл продукция һәм хәләл хезмәт күрсәтү өлкәсендә милли компетенцияләр үзәге төзелә. Үзәкнең бурычларының берсе - хәләл милли стандартларны эшләп чыгару.