2030 елга Россия ветеринария препаратлары җитештерү күләмен 5 тапкыр арттырырга ниятлиләр

2022 елның 16 декабре, җомга

2030 елга Россия ветеринария препаратлары җитештерү күләмен, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 тапкыр, 24тән 100 млрд сумга кадәр арттырырга һәм ил базарының 90 проентын алырга ниятли. Мондый күрсәткечләр Россиядә ветеринария препаратлары җитештерү тармагын үстерү концепциясе проектында күрсәтелгән. Бу проект Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты эшче төркеменең чираттагы утырышында каралачак, дип хәбәр итә «Ветеринария һәм тормыш».

Документны милли ветеринария ассоциациясенең эшче төркеме әзерләде. Ассоциациягә үзебезнең ветеринария препаратлары вәкилләре керә.

Концепция ветеринария препаратлары тармагын ОКВЭД коды (Гомумроссия икътисадый эшчәнлек төрләре классификаторы) биреп, икътисадый эшчәнлекнең аерым юнәлешенә бүлеп бирергә һәм җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен тәэмин итәргә тәкъдим итә.

Алар өчен табигый монополияләр (электр энергиясе, газ белән тәэмин итү, судан файдалану, ташу һ.б.) хезмәтләренә ташламалы тарифлар куллану чыгымнарын киметүне дәүләт ярдәме чаралары дип атыйлар. Шулай ук ветпрепаратлар җитештерүчеләр дәүләт ярдәменә дару чараларын җитештерү өчен комплектлаучы чимал, материаллар, шул исәптән тышкы базарларда да исәп тота.

Мондый дәүләт ярдәме белән ветеринария препаратлары буенча импортка бәйлелек дәрәҗәсен 57 дән 10% ка кадәр киметергә мөмкин, проекттан күренгәнчә.

Концепциядә 2030 елга, 2021 ел белән чагыштырганда, Россия җитештерүчеләре ирешергә теләгән түбәндәге план күрсәткечләре бар: үзебезнең ветеринария препаратларын җитештерү күләме 5 тапкыр - 24тән 100 млрд сумга кадәр арттыру;
үзебездә җитештерелгән ветпрепаратлар өлеше 3 тапкыр – 43 тән 90га кадәр арттыру;
экспортны 5 тапкыр – 4,5 млрд.сумнан 23 млрд. сумга кадәр арттыру.
Бу концепция Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты эшче төркеменең 2022 елның 21 декабрендә узачак утырышында каралачак.

Россиядә җитештерелгән ветеринария куллану дару чараларын, азыкны һәм азык өстәлмәләрен законнар белән тәэмин итү буенча эшче төркем быел булдырылган, аны Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International