Россиянең кошчылык берлеге тиз йогышлы кош гриппына каршы көрәш стратегиясен эшләде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Россиянең кошчылык берлеге тиз йогышлы кош гриппына каршы көрәш стратегиясен эшләде. Стратегия турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм галим бергәлектә фикер алышалар. Кошчылык белгечләре дөньяда кош гриппының масштаблы таралуы илнең кошчылык үсешенә куркыныч тудырыр дип борчылуын белдерә.

Хәзер Россиядә кош гриппына каршы кошчылык сәнәгатендә вакцинация үткәрү гамәлдән чыгарыла, дип аңлата «ВНИИЗЖ» фәнни хезмәткәрләре. Галимнәр искәртеп узганча, әлеге нормалар кош гриппына каршы көрәш буенча ветеринария кагыйдәләрендә язылган.

Шул ук вакытта Россия кошчылык берлегендә югары патогенлы кош гриппы белән булган катлаулы эпизоотик хәлгә игътибар иттеләр. Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, 2022 елда 70 ил территориясендә 7,6 мең кош гриппы очрагы теркәлгән. Галимнәр фаразлавынча, кош гриппы панзотия масштабын алган. Бу авыру аркасында Европа кошчылыгы гына 50 миллион баш йорт кошын югалтты. 2022 елда Россиядә 17 субъектта 56 авыру очрагы теркәлгән. Россия кошчылыгы 1 миллионнан артык кошны югалткан. 

Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге галимнәре югары патогенлы кош гриппына каршы вакцина эшләп чыгарды. Әлеге кош гриппына каршы вакцина актив булмаган эмульсия «АвиФлуВак" дигән препараттан гыйбарәт.

Хәзер бу вакцина, нигездә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошларга прививка ясала. Әмма Россиядә кошчылык сәнәгатендә ул кулланылмый, вакцинация стратегиясен яңадан тикшергәннән соң гына, хәл үзгәрергә мөмкин. Ул очракта Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге Россия кошчылык тармагын тиешле күләмдә вакцина белән тәэмин итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International