Әгерҗедә яңа баш ветеринария табибы билгеләнде

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әгерҗе районында эш сәфәрендә булды. Ул Әгерҗе районының баш ветеринария табибы вазыйфасына яңа белгеч, Закиров Ренат Рафаэль улын билгеләде.

Ренат Закиров 1984 елда туган, тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый, белгечлеге буенча ветеринария табибы. Һөнәри эшчәнлеген 2006 елда Алабуга районында ветеринария табибы буларак башлый. Аннан соң Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринария табибы булып эшли.

2008 елда Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринария табибы-эпизоотолог итеп билгеләнә. Анда 2013 елга кадәр уңышлы эшләп, ветеринария табибы статусында кабат Алабуга районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә күчә.

Ренат Рафаэль улын яңа вазифасы белән котлыйбыз, катлаулы хезмәттә уңышлар, һөнәри эшчәнлегендә карьера үсеше телибез.

Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе район ветеринария берләшмәсе начальнигы Ренат Хисмәтов үз теләге белән эштән китте. Ренат Фәрит улы Әгерҗе районының ветеринария хезмәте үсешенә зур өлеш кертте, әлеге өлкәнең камил эшчәнлегенә ирешүдә зур тырышлык куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International