Россиядә хәләл азык-төлек стандартлары эшләнәчәк

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Россия азык-төлек сыйфаты оешмасы нигезендә хәләл продукция һәм хәләл хезмәт күрсәтү өлкәсендә милли компетенцияләр үзәге төзелә. Үзәкнең бурычларының берсе - хәләл милли стандартларны эшләп чыгару.

"Әлеге үзәк халыкара стандартлар белән хәләл милли стандартларның исемлеген бер рәткә куеп эшләү, дөньяның башка илләрендә милли сертификатларны тану, җитештерүчеләрнең сертификациягә чыгымнарын киметү бурычларын алга куя", – дип сөйләгәннәр оешмада.

Россия азык-төлек сыйфаты оешмасы белгечләре аңлатуынча, Хәләл стандартлар үзәге продукцияне стандартлаштыру, сертификацияләү, аның сыйфатын мониторинглау, шулай ук эчке һәм чит илләрдә хәләл сертификатлы Россия продукциясен алга сөрү белән шөгыльләнәчәк.

Мәгълүматларга караганда хәләл дөнья индустриясенең еллык әйләнеше 2 триллион доллардан артып киткән. Бу секторның үсеш темплары елына ким дигәндә 5% тәшкил итә. 2022 елда хәләл продукцияне дөнья базарларына экспортлау 2021 ел белән чагыштырганда тагын 50% ка арткан. Моннан тыш, 2025 елга хәләл продуктлар өлеше дөньяда җитештерелгән барлык продукциянең 20% тан да ким булмас дип күзаллана.

Россия соңгы 3 елда хәләл стандартына туры килә торган продукция экспортын 2 тапкырга арттыруга иреште. Яңа милли компетенцияләр үзәге эшчәнлеге илнең һәм халыкара кулланучыларының хәләл продукциягә ышанычын формалаштырыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International