Татарстанның мал табиблары Төркиядә һөнәри әзерлек уза

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре Төркия Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең укыту-җитештерү өлкәсендә һөнәри әзерлек курслары уза. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары башлыгы Солтан Латыйпов озатып йөри.

Укулар Анталья шәһәрендә "Төркиянең дәүләт ветеринария күзәтчелеге, терлекчелек, азык-төлек һәм ветеринария сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өлкәсендә тәҗрибә һәм казанышлар" темасы буенча бара. Квалификацияне күтәрү курсларында мал табиблары ветеринария контроле, терлекчелек фермаларының биологик иминлеге, терлекчелекне үстерү, хәләл продукция җитештерү өлкәсе сораулары буенча белем ала һәм тәҗрибә уртаклашалар.

Бүген, укуларның икенче көнендә ветеринария белгечләре Төркия ветеринария законнарының үзенчәлекләре, шулай ук Төркиянең терлекчелек һәм ветеринария контроле үсешенең заманча тенденцияләре белән таныштылар. Практика һәм теорияне укыту параллель рәвештә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International