Россиядә йорт хайваннарын тоту таләпләрен үтәмәгән өчен 30 мең сум штраф салынырга мөмкин

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә йорт хайваннарын тоту буенча гомуми таләпләрне үтәмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. РФ Дәүләт Думасы административ хокук бозулар турында Россия кодексына (РФ КоАП) мондый төзәтмәләрне язгы сессиягә, ягъни 2023 елның 30 июленә кадәр кабул итәргә планлаштыра.

Бу хакта Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетына сылтама белән «Парламент газетасы» хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, хәзер хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә итү турындагы закон буенча (№ 498-ФЗ) йорт хайваннарын тотуга гомуми таләпләр каралган. Бу таләпләр арасында «хайванга милек хокукыннан баш тарткан яки аны дәвам итә алмаган очракта, хайван хуҗасы аны яңа хуҗага яки хайваннар приютына бирергә тиеш»дип язылган. Ләкин, хәзерге вакытта бу кагыйдәләрне бозган өчен, хуҗалар өчен җәза юк.

Шуңа күрә Дәүләт Думасы депутатлары КоАПка төзәтмәләр кертә торган һәм ваемсыз хуҗаларга штраф салуны күздә тоткан закон проектын эшләделәр.

Хайваннарны тотуга карата гомуми таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнар өчен штраф 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 30 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Моннан тыш, әлеге закон проекты белән кешеләргә яки башка хайваннарга этләрне һөҗүм иттергән өчен 200 мең сумга кадәр штраф салу, шулай ук цирклар һәм зоопаркларның лицензиясез эше өчен 200 мең сумга кадәр җәза билгеләү планлаштырыла. Моннан тыш, шәһәр фатирында тыелган хайваннарны тотуга керткән очракта, 150 мең сумга кадәр штраф салу күздә тотыла. Парламентарийлар мондый җәзаны шул исәптән маймыл, елан һәм кыргый кошларны пляжларда һәм яр буйларында фотога төшү өчен кулланучы фотографларга да кагылышлы итеп эшләргә ниятли. 

Исегезгә төшерәбез, закон проекты Дәүләт Думасына 2021 елның июлендә кертелде һәм шул ук елның декабрендә беренче укылышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International