Татарстанда терлекчелек хуҗалыклары нәселле таналар белән тулылана

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

 

Татарстан Республикасының терлекчелек хуҗалыкларында һәм мегафермаларында мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру эше бара. Хуҗалыклар бу көннәрдә Венгрия, Дания, Германия, Нидерланд илләреннән һәм шулай ук Россия төбәкләреннән нәселле таналар белән тулылана.

Республикага хайваннар кайтару өчен ветеринария рөхсәте Баш ветеринария идарәсен килештерү буенча башкарыла. Комплекслар өчен сыерларны югары сөт бирүчәнлеге, машина белән савуга яраклы булуы һәм мастит белән авыруга каршы тору принципларыннан сайлана. Шулай ук ит терлекчелегендә ит юнәлешендәге яхшы токымлы эре мөгезле терлекләр кайтарыла. 

Ветеринария табиблары тарафыннан хайваннарны комплексларга кабул иткәндә ветеринария-санитария кагыйдәләре үтәлеше, аларның сәламәтлеген контрольдә тоту гамәлгә ашырыла.

Яңа кайтарылган хайваннар ветеринария табиблары күзәтүе астында тора. 30 көнлек карантиннан соң, алар гомуми көтүгә кушылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International